Зиннур Хөснияр... — 18 июля 2026 г. в 12:06:33.871
Зиннур Хөснияр... Якты, ихлас күңелле, гаҗәеп бай матур телле шундый язучыбыз да бар бит безнең! Табигате буенча «Тургай» ул: таң атканчы ук торып, укучылар яратырлык әсәрләр яза! Романнары гына да алтау! Күпме бәяннәр, новеллалар авторы тагын... Искиткеч тынгысыз, гел яңа идеяләр белән янучы журналист-мөхәррир дә үзе. Казан дәүләт педагогика институтының 4 нче курсында укыганда ук «Ялкын» журналында эшли башлаган егеткә исә язмыш гел иҗатта юл яру кебек мәртәбәле бурыч-сынауларны әзерләп куйган. Армия хезмәте, Татарстан радиосы, Татарстан китап нәшрияты... Ә 29 яшендә инде ул татар балаларын сөендерәчәк «Салават күпере» журналын оештыра, аның баш мөхәррире була! Аннары «Таһир-Зөһрә», «Җүләр чак», «Яучы», «Әбүгалисина» газеталары Зиннур инициативасы һәм матди кайгыртуы белән чыга, «Сәхнә» журналы нәшер ителә башлый. Дөньяда матурлык бар бит ул, дип яшәп иҗат итүче каләмдәшебезне күркәм юбилее белән котлыйбыз! Тынгысыз җаны һаман эзләнүдә булсын, укучыларын яңадан-яңа әсәрләре белән сөендерсен!💐💐💐

