Бүген Омск җирендә Сабантуй гөрли, ә журналыбызның июль санының беренче битендә - Омск ... — 18 июля 2026 г. в 09:24:01.660
Бүген Омск җирендә Сабантуй гөрли, ә журналыбызның июль санының беренче битендә - Омск өлкәсенең Тара районында, Сәет дигән татар авылында яшәүче милләттәшебез эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, татар милли проектларына багышланган Бөтенроссия конкурслары җиңүчесе Сөмбел Хәсәнова. Юк, бу аның туган авылы түгел. Шәһәрдә яшәп, үз эшен булдырган – тормышын күптән җайга салган ханымның күңелендә хыял бөреләнә: сүнеп барган бер татар авылын кабат тергезеп җибәрәсе килә аның. Яшәтәсе! Сөмбел – Сәет авылын сайлый. «Нәфис гөл авылны күтәрә» дигән язмада ул үткән юл, ул очрашкан каршылыклар, аның беренче уңышлары турында. Журналыбызның июль санында укыгыз😍

