Илназ Сафиуллинның хатыны Айгөл: «Илназ миңа хезмәт хакы түли» — 29 июля 2026 г. в 13:26:13.043
Илназ Сафиуллинның хатыны Айгөл: «Илназ миңа хезмәт хакы түли» «Ирем миңа хезмәт хакы түли, әгәр Илназның бик уңышлы ае булса, минем хезмәт хакыма премия дә өстәлә», – дип сөйләде популяр татар җырчысы Илназ Сафиуллинның хатыны Айгөл үзенең социаль челтәрләрендә. Шул ук вакытта ул үзе дә яхшы гына акча эшләвен билгеләп үтте, әмма аның фикеренчә ир-ат акчасын биргәндә, бу бөтенләй башка акча, башка энергия: «Минем өчен ул шундук көчле, куәтле була бара. Шулай итеп ул минем халәтемне үзгәртә, ә минем халәтемә гаиләбезнең атмосферасы бәйле», – дип аңлатты Айгөл. Шулай ук Айгөл белән Илназ бер-берсенең телефоннарының парольләрен беләләр, әмма бер-берсенә ышаналар һәм тикшермиләр. Айгөл гаиләдәге – уңайлыклар өчен, ә ире клининг өчен җаваплы булуын әйтте.

