Сез каһвә яратасызмы? Һәр иртәне каһвәдән башлыйм, ансыз бер көн тора алмыйм дисезме? — 2 сентября 2026 г. в 14:24:22.178
Сез каһвә яратасызмы? Һәр иртәне каһвәдән башлыйм, ансыз бер көн тора алмыйм дисезме? Каһвә түбен хуҗалыкта кулланырга була бит! Каһвә түбе кәстрүл һәм таба өслекләрен бик йомшак чистарта. Төелгән каһвә – иң яхшы абсорбент. Бер контейнерга каһвә түбе салып, өстен капламыйча суыткычка куйсагыз, ул андагы бөтен исләрне үзенә сеңдерәчәк. Чүп чиләге төбенә салсагыз да, чиләктәге авыр исләрне ул үзенә йотачак. Каһвә түбе ярдәмендә духовканы чистартып алырга мөмкин. Кухня өстәлен дә әледән-әле каһвә түбе белән чистарткалап алыгыз – нәтиҗәсе сезне сөендерми калмас. Ә менә каһвә түбе белән зәйтүн маен 1:1 микъдарында кушсагыз, йорт җиһазлары өстендәге тырналулардан котылырга була. Барлыкка килгән сыеклыкны җиһаз өстенә агызып, йомшак чүпрәк белән сөртергә һәм калган өлешен җыеп алырга кирәк.

