Зөлфирә Мөхәммәдиевадан лечо рецепты — 2 сентября 2026 г. в 18:47:03.144
Зөлфирә Мөхәммәдиевадан лечо рецепты Кирәк: * 3 кг помидор; * 6 данә болгар борычы; * 1 стакан сарымсак; * 2 аш кашыгы тоз; * 6 аш кашыгы шикәр комы; * 2 аш кашыгы серкә; * 5 аш кашыгы үсемлек мае; * 10 борчак кара борыч; * 2 данә канәфер. Эш барышы: Помидорның яртысын иттарткычтан чыгарып, кайнатырга куябыз. Калган яртысын эре итеп турыйбыз. Татлы борычны алты кисәккә, сарымсакның һәрбер тешен дүрт кисәккә бүлгәлибез. Кайнап утырган помидорга боларның барысын да өстәп, тагын 20 минут кайнатабыз. Кайнар килеш банкаларга тутырып, капкач белән томалыйбыз.

