Дарулык ромашка – табигый спазмолитик, но-шпа дигән бик популяр даруның чын аналогы. — 2 сентября 2026 г. в 12:08:43.703
Дарулык ромашка – табигый спазмолитик, но-шпа дигән бик популяр даруның чын аналогы. Безнең якта әллә ничә төрле ромашка үсә. Дару өчен аның «ромашка аптечная» дигән төре генә кулланыла. Башкалардан аермасы шунда – ул куак сыман үсә, бер тамырдан әллә ничә сабак чыгара, аларның биеклеге 50 сантиметрга җитә, чәчәкләре вак, ак кыска таҗлы, уртасы сары төймәле, үзенә хас хуш исле. Сары төймәсен ярып карасаң, эче куыш. ✅Бүгенге рәсми медицинада дарулык ромашка спазмолитик буларак кулланыла. ✅Ул шома мускуллардагы спазмнарны киметергә булыша. ✅Организмдагы барлык төр ялкынсынуларны дәваларга булыша. ✅Эчтәге әчү процессын тоткарлый. ✅Метеоризм белән интеккән кешеләргә ярдәм итә. ✅Тамак шешкәндә, ангина булганда аның белән авыз эчен чайкаталар. ✅Үт куыгында, бөердә таш булып, әлеге органнар ялкынсынганнан булган авыртуларны баса. Гомумән, авыртуны баса. Әлеге файдалы үзлекләрен арттыру өчен аны өч үлән составында куллану отышлырак. Болар: ромашка, пәйгамбәр тырнагы һәм меңъяфрак. Лилия Гәрәева

