Гөлүсә Батталова — 30 сентября 2026 г. в 05:20:02.411
Гөлүсә Батталова * * * Елмаюың җитми көннәремә, Синең җылың җитми кичләргә. Мәхәббәттән бары җырлар калды, Кырау төште тәүге хисләргә. Мәхәббәттән бары җырлар калды, Йөрәкләрдә калды ярасы. Мин барыбер сине сөяр идем, Яшәүләрнең булса яңасы. Әллә сөю шулай иртәләде, Әллә язлар җирдә соңарды. Йолдыз тулы күкләр алдадымы - Язмышларга бәхет юрады. Сагышларым буйлап китеп барам, Озата күк синең карашың. Җырларымнан дәва эзләрсең бер - Тынгы бирмәс сөю ярасы. #Хәерлеиртә Фото: Алсу Шакирова