Җиңел әзерләнә торган хачапури — 29 сентября 2026 г. в 17:35:38.959
Җиңел әзерләнә торган хачапури Кирәк Йомшак эремчек — 120 г Йомырка — 1 данә Сыр — 30–40 г Он (дөге оны, солы оны яки бөртекле бодай оны) — 2 аш кашыгы (якынча 25–30 г) Тоз, кипкән сарымсак, яшел тәмләткечләр — тәменчә Камыр көпшәкләндергеч — пычак очында Эш барышы савытка эремчек, йомырка һәм бер чеметем тоз салып, яхшылап болгатыгыз. Уылган сыр һәм вакланган яшел тәмләткечләр кушыгыз. Соңыннан өстенә сибәр өчен бераз сыр калдырыгыз. Массага он һәм камыр көпшәкләндергеч өстәп, яхшылап болгатыгыз. Камыр куе булырга тиеш. Яхшы кызган, ябышмый торган табага (майсыз яки бер тамчы май белән майлап) бөтен массаны салыгыз. Кашык белән түгәрәк итеп җәегез. Калынлыгы якынча 1 см булсын. Сүрән утта капкач астында якынча 4–5 минут пешерегез. Өсте бераз килгәч, сак кына әйләндерегез. Өстенә калган сырны сибегез, кабат капкач белән каплап, тагын 2–3 минут пешерегез. Сыр эреп беткәч, хачапури әзер! Тәмле булсын! Бу хачапури диета буенча тукланучылар өчен дә менә дигән ризык.