Илсөяр Иксанова — 28 сентября 2026 г. в 05:31:28.786
Илсөяр Иксанова Мин – хатын-кыз Каурый болыт булып күккә аштым, Тамчы булып тамдым гөлләргә, – Йә, кемнәрнең җаны кипкән иде, Җылы яңгыр кирәк кемнәргә? Язгы үлән булып күтәрелдем, Яфрак булып шыттым бөредән, – Йә, кемнәрнең ачылмаган язын Ак кыраулар сугып өлгергән? Ал таң булып офыкларга кундым Һәм көн булып төштем өзелеп. Шагыйрь, диеп сокландылар бар да, – Мин хатын-кыз идем иң элек! #Хәерлеиртә