Равил САБЫР:
Равил САБЫР: «Оныкның теле татарча ачылып килә – өйдә татарча гына сөйләшәләр. Баланың нинди телдә сөйләшүе әти-әнидән тора. Без үзебез гаиләдә туган телдә генә аралашабыз. Рәзим балалар бакчасына инде теле ачылып, сөйләшә башлагач китте. Ул татарча уйлый. Ә Ришатны алданрак бирдек. Инде ул вакытта мохит тә үзгәргән: татар группасында берәү дә татарча сөйләшми иде. Бала бакчадан кайта да, миңа русча эндәшә. «Улым, аңламыйм бит», – дим. Кечкенәдән шуңа аңына сеңеп калган: әтигә татарча гына әйтергә кирәк – ул русча белми. Кечкенә улым татарча сөйләшсен өчен көн саен аның белән аралашырга, китаплар укырга тырыштым».