Сорау: Д3 витамины җитмәү гормональ тайпылышларга китерергә мөмкинме?
Сорау: Д3 витамины җитмәү гормональ тайпылышларга китерергә мөмкинме? Казан эндокринология диспансеры табиб-эндокринологы Екатерина ГЕРМАНОВА җавап бирә: – Д төркеме витаминнары организмда бик мөһим функцияләр башкара. Д3 витамины ультрафиолет нурлары йогынтысында тиредә синтезлаша, шулай ук ризык белән керә. Аның иң мөһим функциясе – кальций алмашын көйләү. Шулай ук әлеге витамин нерв-мускул һәм иммун системасының эшчәнлегендә катнаша. Д төркеме витаминнары җитмәү аркасында кальций-фосфор алмашы бозыла, ризык белән кергән кальций да үзләштерелми. Канда кальцийның аз булуы паратиреоид гормонны арттыра, ул гормон кандагы кальцийны компенсацияләү өчен, аны сөяктән юып ала. Сөякләрнең тыгызлыгы кими, тиз сынучан була, остеопороз барлыкка килә, сөякләр һәм мускуллар авырта башлый. Болардан сакланыр өчен табиб билгеләгән күләмдә Д3 витаминын эчәргә киңәш итәм.