Зәмирә Рәҗәпова: — 2 июня 2026 г. в 10:35:35.369
Зәмирә Рәҗәпова: «2010 ел. Рифат Әхмәтович мине Филүс Каһиров группасында концерт алып баручы итеп алды. Беренче концерт Кукмарада булды. Дус кызым Айсылу һәм улым Аяз белән кызыл төстәге «Лачетти» машинасы белән Кукмара Мәдәният йорты каршына килеп туктадык. План буенча – концерттан соң авылга кайтып китәргә тиешбез. Аяз кечкенә әле, 3 яшьлек кенә. Шундый кызык чагы, бер тик тормый. Айсылу моңа: «Монда Фәттахов дигән абый бар, әгәр тик тормасан, ул ачулана», – дигән. Шулай гримеркада концертка әзерләнеп утырам. Рифат абый керде дә Аязга конфет бирә, тегесе алмый. «Ник алмыйсын?» – дигән идем: – Фәттаков үтерә, – ди. Оялып үлә яздым...»

