Микродулкынлы мич зыянлымы? — 23 сентября 2026 г. в 12:30:04.382
Микродулкынлы мич зыянлымы? Микродулкынлы мич күптән кулланылышка керсә дә, әле дә аның кешегә йогынтысы тиешенчә өйрәнелмәгән. Шуңа бу өлкәдә төрле уйдырмалар, ышанулар яшәп килә. ☝Ләкин бер искәрмә бар: кардиостимуляторлы кешенең өендә микродулкынлы мич булмаска тиеш. Кайбер саклану чараларын күрү комачауламый. ❗ Микродулкынлы мичне кеше йөри, утыра торган урыннан ераграк урнаштырыгыз. Ризык җылытканда янында тормагыз, у Микродулкынлы мичне ризык җылыту яки эретү өчен, ягъни кыска вакытка гына кулланырга кирәк. Анда ризыкны әзерләп тә була, әмма моны эшләмәү яхшырак. ❗ Микродулкынлы мич өчен махсус савытлар гына кулланырга кирәк. Аңа металл, металл буяулы савыт-саба кую тыела. ❗ Микродулкыннар бактерияләрне үтерми, шуңа мичне яхшылап юып торырга кирәк Кызлар, сездә микродулкынлы мич бармы, аны кулланасызмы?