Микродулкынлы мичне ничек юарга? — 24 апреля 2026 г. в 05:33:33.772
Микродулкынлы мичне ничек юарга? Берничә ысул белән таныштырып узабыз: ▪ Аш серкәсе. Ике стакан суны 9%лы уксус белән болгатып аерым савытка салырга, мичкә 5 минутка куярга. 10 минуттан соң мичне ачып пычрагын дымлы чүпрәк белән чистартырга. ▪ Лимон согы. Ярты литр суга 4 кашык лимон согы, яки 1 кашык лимон кислотасы салырга. 5 минутка мичкә куярга, сүндергәч 15 минут узгач җебегән майларны сөртеп алырга да була. ▪Сода. Ярты литр суга 1 аш кашыгы сода салып болгатырга, микродулкынлы мичкә 5 минутка куярга. 15 минут узгач мичнең эчке ягын чүпрәк белән чистартырга.