Яшәү татлы! Ул кемгә дә газиз - — 1 октября 2026 г. в 17:23:29.783
Яшәү татлы! Ул кемгә дә газиз - Агачка да, кошка, эткә дә! Ә син, кеше, кызган исәннәрне, Башларыннан сыйпап киткәлә! Давылларда сынган ботакларның Күрдеңме син яше тамганын? Гомерен балта өзгән имәннәрнең Ыңгырашып, җиргә ауганын? Кош оясын давыл алып аткан Балалары белән агымга. Син күрдеңме шул бәхетсез кошны Җаны өзгәләнгән чагында?.. Сүнә чишмә, кибә тугайлыклар, Әрәмәле үзән сулыга... Кайчак кышын юлым каенсарга - Каен урманына юлыга. Сыйпап йөрим каен кәүсәләрен: Туңганнар бит болар, күр әле! Карт каенга куям колагымны - Тибә микән әле йөрәге?.. Вакытлыча яшәү бу дөньяда, Китәр сәгать кенә билгесез. Һәркемгә дә тормыш бер һәм газиз - Кешеме сез, агач, гөлме сез... ... Кайчан китү генә билгесез!.. Салисә ГӘРӘЕВА