"Гөбәдия" пешерәбез — 15 апреля 2026 г. в 13:00:03.747
"Гөбәдия" пешерәбез Оста хуҗабикә киңәше белән гөбәдия пешерергә була. Тәмле чыга. Камыры бик шәп, эшләве дә җайлы. Камыр өчен: 500-550 г он, 100 г шикәр, 0,5 чәй калагы тоз, 140 г атланмай, 2 чәй калагы коры чүпрә, 120 мл сөт, 3 йомырка. Коры продуктларны бергә кушып, яхшылап бутарга. Сөт һәм йомырка өстәп, камыр басарга, соңыннан җылы атланмай салып, камыр басарга. Камырны җылы урынга 1,5 сәгатькә куярга. Эчлек өчен: 1 стакан дөге; 1,5 стакан йөзем; 4 йомырка 200 гр ак май 1 стакан тулыр-тулмас шикәр комы; 1,5 стакан корт. Гөбәдиянең эчлеген ясап салырга. 180 градуста 45 минут пешерергә. Пешүен шырпы белән тикшереп караган хуҗабикәләр дә була. Шулай эшләп карагыз.