САФ ҺАВА КЕРСЕН🌬 — 15 апреля 2026 г. в 04:34:49.593
САФ ҺАВА КЕРСЕН🌬 Көненә ике-өч тапкыр бүлмәне җилләтү тәкъдим ителә. Беренче тапкыр - уянгач ук, урын җирен җыештырганчы да мөмкин. Тагы төнге йокы алдыннан да тәрәзәне бераз ачып торсаң яхшы. 🔹Җилләтү вакыты - ел фасылларына һәм тәрәзә артындагы температурага карап билгеләнә. Ул 10 минуттан 40 минутка кадәр сузылырга мөмкин. 🔹Еш кына җил тияр дип куркып тәрәзәне ачудан тыелабыз, тик җилләтү вакытында һавадагы тузан, вирус һәм бактерияләрдән котылабыз. 🔹Чиста һава кислород дәрәҗәсен нормальләштерә, тукымаларны кислород белән тәэмин итү арта, шуның аркасында кан һәм иммун системасы активрак эшли башлый. 🔹Шулай ук саф һава - ОРЗны профилактикалау һәм дәвалау өчен кирәкле чара.