♨️15 өчпочмак өчен рецепт — 13 апреля 2026 г. в 11:00:03.491
♨️15 өчпочмак өчен рецепт -130 мл үсемлек мае (чистартылган); -130 мл яңа кайнап чыккан су; -4 аш кашыгы магазин каймагы(сметана); -2 аш кашыгы майонез ; - ярты чәй кашыгы тоз(артык тү;гел) ; - чәй кашыгы очына элеп чәй содасы ; - он, онны камыр басар алдыннан илибез; * ярты чәй калагы шикәр комы өстәсәгез була. Мин өстәмәдем.Әгәр мичегез бәлеш, өчпочмак пешергәндә йөзен китермәсә (кызармаса) салыгыз, зыяны юк. Эчлек өчен вак кына туралган сыер ите, суган, бәрәңге, тоз, борыч. Камыр басабыз, камырны баскач гадәттәгечә бер 10-15 минут өстен каплап ял иттерәбез. Әзер камырдан кечкенә җәемнәр җәеп, эчлекне салып өчпочмакларыбызны ясыйбыз, кызу мичтә пешереп алабыз. Тәмле булсын! Автор Гөлчәчәк Фәтхулова