Күз тимәсен өчен укыла торган дога👇 — 2 октября 2026 г. в 05:30:02.089
Күз тимәсен өчен укыла торган дога👇 Пәйгамбәребез ﷺ Хәсән белән Хөсәенгә (радыяллаһу ганһүмә) күз тимәсен дип мондый дога кылган: أَعُوذُ بِكَلِمَاتِ ﷲِ التَّامَّةِ مِنْ كُلِّ شَیْطَانٍ وَهَامَّةٍ وَمِنْ كُلِّ عَیْنٍ لَامَّةٍ. 🤲🏻 «Әгүүзү бикәлимәәтилләәһит-тәәммәти миң күлли шәйтааниү үә һәәәммәти үә миң күлли гәйнил ләәммәһ». 🤲🏻 «Һәр шайтаннан, зарарлы әйберләрдән hәм начар күзләрдән сүзләрнең хөрмәтенә Аллаһыга сыенам» . Күз тиюдән бу аятьне уку киңәш ителә: 🤲🏻 «Үә ий-йәкәәдүлләзиинә кәфәруу ләйүзликуунәкә биәбсаариһим ләммәә сәмигүззикра үә йәкуулүүнә иннәһүү ләмәҗнүүүн. Үә мәә һүә илләә зикруль лиль-гәәләмииин». (Каләм, 68:51-52) 🤲🏻 «Чынлап та, шул кәферләрнең, Коръәнне ишеткән вакытта, сине күзләре белән бәреп егасы килә иде. «Ул, hичшиксез, акылдан язган кеше», ‒ дияләр. Ә бит Коръән бөтен галәмнәр өчен шәфкатьтән башка бер әйбер дә түгелдер».