Канәфернең шифасы
Канәфернең шифасы Канәфер һәр йортта булырга тиеш. Ул кан тамырларын ныгыта, баш авыртуын бетерә, кан басымын төшерә, йокыны җайга сала һәм бәвел кудыра. ▪️Кан тамырларын ныгыту, баш авыртуын бетерү, бәвел кудыру үзлеген куллану өчен, 30 бөртек канәфергә 3 стакан су салырга һәм суы яртылаш кимегәнче кайнатырга кирәк. Шуннан соң әлеге сыеклыкны банкага тутырып куярга. Шуны көнгә 2–3 тапкыр 1–2 аш кашыгы кабарга кирәк. ▪️Йокы начарланса, 2 бөртек канәферне ярты стакан сөткә салып кайнатабыз да, шул кайнар сөтне аз-аз кабып, әкрен генә эчәбез. ▪️Теш сызлаганда да канәфер ярдәмгә килә. Моның өчен бер бөртеген чәйнәп йөрергә кирәк. Кан басымы югары булганда да канәфер кабып куярга мөмкин. ▪️Канәфер мае төрле үлекле яраларны дәвалаганда да кулланыла. Тире авырулары вакытында да канәфернең эфир майларын файдаланалар. ▪️Артрит, артроз вакытында 1 аш кашыгы массаж маена 15 тамчы канәфер мае кушып, авырткан урынны массажларга кирәк. 📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝