Нәрсә генә димә, хатын-кызның
Нәрсә генә димә, хатын-кызның Буй-сынына күлмәк килешле... Кемдә кыска итәк, кемдә чалбар... Һай китерә кызлар килешне. Ә бит элек, кызлар нинди булган, Серләр калган күлмәк эчендә. Юк, ачмаган алар изүләрен, Яулык салган зифа түшенә... Ефәк тукыма... Билләрендә пута... Дулкынланып торган итәктән. Әй, егетләр! Дөрес әйтәмдер бит: Ай-һай матур кызлар күлмәктән. Ә чалбарны тик егетләр кисен, Көчле затка охшау кирәкмәс. Диндә дә бит озык күлмәк фарыз, Начарлыкка ислам өйрәтмәс... Хатын-кыз ул бер табышмак булсын... Серле утрау... Буй җитмәслек йолдыз... Күрче әле, тар сукмактан атлый Ак күлмәкле, зифа буйлы бер кыз... Гөлара Шәрипова