Ашказаны авыртканда нәрсә эшләргә ярамый?
Ашказаны авыртканда нәрсә эшләргә ярамый? ☝Белгечләр ашказаны авыртканда каты, кыздырылган һәм майлы ризык ашамаска киңәш итә. ☝Шулай ук цитруслы һәм сөтле ризыклар, кофеин, алкоголь, газлы эчемлекләр, томатлы ризыклардан тыелырга кирәк. Авыртуны басу өчен дарулар эчкәнче ин беренче белгеч белән киңәшергә кирәк дип искәртә табиблар 🥬 Ашказаны авыртуын басар өчен күп итеп сыеклык эчәргә, аеруча су, клетчаткага бай ризыклар, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш итәләр. 🍵 Табигый анальгетик сыйфатында ромашка төнәтмәсе эчү хәерле, ул тынычландырып җибәрә.