“НАПОЛЕОН” ТОРТЫ
“НАПОЛЕОН” ТОРТЫ Камырга: 225 г атланмай, 400 г он, бер чеметем тоз, 1 йомырка, 135 г салкын су, 1 чәй кашыгы 9 %лы аш серкәсе. Эш барышы: Туңдыргычтан алынган атланмайны он белән уарга, бер чеметем тоз, салкын су, йомырка, аш серкәсе өстәп, камыр басарга. Камырны 1 сәгатькә туңдыргычка куярга. Кремны йомшарган атланмайга куертылган сөт кушып ясарга була. Камырны чама белән 10-11 кисәккә бүләргә һәм 1 мм калынлыкта җәемнәр җәяргә. Җәемнәрне 150С° кызулыктагы духовкада кызарганчы пешерергә. Җәемнәргә кремны ягып, тортны җыярга һәм кремы сеңсен өчен, кимендә 12 сәгатькә суыткычка куярга. Тортны үзегез теләгәнчә бизи аласыз. Гөлнара ГАБДУЛЛИНА