Кышка туңмасыннар
Кышка туңмасыннар 👇 Яшь агачларның тамырларын суыктан саклау өчен төбенә черемә, пычкы чүбе, салам яки печән җәяргә кирәк. 🍃Черемә, пычкы чүбе җәйсәгез, кәүсәсенә тиеп тормасын. Алайса черергә мөмкин. Якынча 20 сантиметр биеклектә җәяргә. 🍃Санап киткән әйберләрегез булмаса, картон тартмалар җәяргә була. Ул да суык үткәрми. 🍃Агач төбендә җирдә ярыклар күрсәгез, тыгызлап җибәрегез. Югыйсә шул ярыклардан тамырга суык төшәчәк. 📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝