Гөлләр рәхмәт әйтер
Гөлләр рәхмәт әйтер Гөлләр өчен менә дигән катнашма тәкъдим итәм: 3 литр суга марганцовка салып болгатасыз (алсу төстә булырга тиеш су), шуңа 3-5 тамчы йод тамызасыз һәм кашык очында гына бор кислотасы кирәк булачак. Бор кислотасын башта җылы суда эретегез. Бөтенесен бергә яхшылап болгаткач, сибәргә дә була. ☝Башта бер көн алдан гөлләргә чиста су сибәргә онытмагыз. ☝Икенче көнне шушы катнашманы ясап сибәсез. Бик кечкенә чүлмәктәгеләргә 1 рюмка, уртача чүлмәккә 0,5 стакан, зур чүлмәктә үсә торганнарга 1 стакан җитә. 📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝