"Әл-Камәр" сүрәсенең 1 - 2 аятләре: — 26 сентября 2026 г. в 16:42:29.066
"Әл-Камәр" сүрәсенең 1 - 2 аятләре: 1.Кыямәт сәгате якынлашты һәм ай бүленде. 2.Әгәр алар (имансызлар) бер могҗиза күрсәләр, йөз чөрәләр һәм :"Бу - бары тик алдау гына(күзебезгә генә ялгыш күренүдер)", - диләр. Әгәр Аллаһ Тәгалә күңелне ачмаса, күктәге ай түгел, бөтен галәм икегә аерылса да кеше иманга килмәячәк. Кешенең туры юлда булуы-ул Аллаһның иң зур бүләге һәм рәхмәте! Йә, йөрәкләрне Боручы! Минем йөрәгемне Үзеңнең динеңдә ныгыт, саклап кал!
74 просмотров