Загружаем публикацию…
Мы используем файлы cookie для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Тормыш агымы/Гөлназ/Түбән Кама/Фаберлик
Без категории · 26 сентября 2026 г.
Күккә күз салыгыз әле, шулкадәр матур, түгәрәк ай калкып чыккан! Ә сез аның кайчандыр икегә бүленгәнен белә идегезме? Күп гасырлар элек Мәккәдә яшәүче кешеләр Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (саллаллаһу гәләйһи вә сәлләм): «Әгәр син чын илче икәнсең, безгә могҗиза күрсәт — айны икегә бүл!» — дип әйтәләр. Пәйгамбәребез Аллаһка дога кыла да бармагы белән айга ишарә итә. Шул ук мизгелдә ай урталай ике кисәккә аерыла! Аның бер өлеше тауның бер ягында, икенчесе икенче ягында күренә. Кешеләр таң кала, ә берничә минуттан ай берләшә. Бу хакта Коръәндә дә язылган: "Әл-Камәр", 1-2 аятләр. 🪐 Фән моны раслыймы? Иң кызыгы — бүгенге заман галимнәре дә моны өйрәнә. Космосны тикшерүчеләр (NASA) айны фотога төшергәч, аның өслегендә меңнәрчә чакрымга сузылган бик тирән ярыклар һәм сызыклар таптылар. Бу сызыклар айның кайчандыр чынлап та ярылганын һәм аннары янә берләшкәнен күрсәтә. Ике кисәк бергә ябышкан кебек, аның эчендә дә зур эзләр калган. 1400 ел элек булган бу могҗизаны бүгенге фән дә раслый. Аллаһның кодрәте чиксез! ✨
Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.