Гошер садакасы — ул җирдән алынган уңышның зәкәте. — 20 сентября 2026 г. в 15:23:36.956
Гошер садакасы — ул җирдән алынган уңышның зәкәте. Көз җиткәч, бакчадан яки басудан җыелган яшелчә, җиләк-җимеш һәм игеннән мохтаҗларга өлеш чыгару һәр мөселманның бурычы булып тора. Аның төп кагыйдәләре: Ничә процент чыгарырга? Әгәр уңыш яңгыр суы белән генә үссә — җыелган малның 10 проценты бирелә. Әгәр үзебез аны шлангтан су сибеп үстерсәк — 5 проценты чыгарыла. Нәрсәдән чыгарырга? Бәрәңге, кишер, суган, алма, кәбәстә, кабак һәм башка барлык төр уңыштан. Кемгә бирергә? Авылдагы яки танышлар арасындагы мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә, ялгыз картларга яисә мәчет-мәдрәсәләргә. Үз әти-әниебезгәһәм балаларыбызга бу садаканы бирергә ярамый. Динебездә әйтелгәнчә, садака малны киметми, киресенчә, калган уңышны пакьлый, аңа бәрәкәт бирә һәм киләсе елга җирнең тагын да уңдырышлы булуына сәбәпче була.Шуңа күрә зәкәт беренче чиратта безнең үзебезгә файда китергәнен онытмыйк. 🤲 Раббыбыз биргән нигъмәтләренә шөкер итүебезне кабул кылсын, уңышларыбызга бәрәкәт бирсен!