Паркларда укрытияләр... Безне нәрсәгә әзерлиләр? 🤔 — 1 октября 2026 г. в 13:30:53.832
Паркларда укрытияләр... Безне нәрсәгә әзерлиләр? 🤔 Бүген Түбән Каманың «Гаилә» паркында Татарстанда беренче тапкыр махсус тимер-бетон укрытия урнаштырдылар. Мэр Радмир Беляев хәбәр итүенчә, ул һава куркынычы туганда кыйпылчыклардан саклану өчен каралган һәм берьюлы 20 кешене сыйдыра ала. Бу — Белгород өлкәсе тәҗрибәсеннән алынган пилот проект. Алга таба мондый блокларны башка паркларда һәм зур юл буйларында да куярга җыеналар. Әлбәттә, бу яңалыкны күргәч, күпләрнең күңелендә шом һәм сораулар туа: «Әле сугыш бетергә җыенмый микәнни? »