: حَسْبِيَ اللَّهُ لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ ۖ عَلَيْهِ تَوَكَّلْتُ ۖ وَهُوَ رَبُّ الْعَر... — 15 сентября 2026 г. в 16:42:06.853
: حَسْبِيَ اللَّهُ لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ ۖ عَلَيْهِ تَوَكَّلْتُ ۖ وَهُوَ رَبُّ الْعَرْشِ الْعَظِيمِ «Хәсбияллааһу ләә иләәһә илләә һу(уә), гәләйһи тәүүәккәлтү уә һуә раббул-гәршил-гәзыыыйм». «Миңа Аллаһ җитә! Аннан башка һичбер илаһ юк. Югары тәвәккәллегемне (ышанычымны) Ул Аллаһка багышладым. Ул бөек Гәршнең Раббысыдыр». Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу гәләйһи үә сәлләм) әйткән: «Кем дә кем иртән һәм кичен бу сүзләрне җиде тапкыр әйтсә, Аллаһы Тәгалә аны дөнья һәм ахирәтнең барлык борчу-мәшәкатьләреннән коткарыр (ягъни Аның ярдәме җитәрлек булыр)» (Абу Дауд хәдисләр җыентыгыннан, 5081) Тормыш кайнап тора, тирә - юньдә төрле хәлләр була... Бигрәк тә руль артында игътибарлылык кына җитми. Аллаһның саклавы кирәк. Бу доганы укыгач Чиксез Кодрәт Иясе Раббыбызның яклавында икәнеңне сизәсең. Бөтен эшеңне Күкләр һәм Җир Раббысына тапшырудан да зуррак тынычлык бармы икән? Бу доганы көне буе укып йөрим:һәр намаздан соң, курыкканда , авырлыклар булганда. Иң мөһиме мәгънәсен аңлап, ихлас күңелдән укырга кирәк. 🍂 🍁 🍂 🍁 🍂 🍁 🍂