Усман ибн Әбүл-Ас Пәйгамбәрдән (с.г.в.) сорады: «Йә Аллаһның илчесе! Шайтан минем намаз... — 14 сентября 2026 г. в 13:53:15.835
Усман ибн Әбүл-Ас Пәйгамбәрдән (с.г.в.) сорады: «Йә Аллаһның илчесе! Шайтан минем намазыма һәм Коръән укуыма комачаулый, мине бутый». Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: «Бу — Хинзаб исемле шайтан. Әгәр аның йогынтысын сизсәң, Аллаһка сыенып аннан яклау сора (Әгүүзү билләәһи минәш-шайтаанир-раҗиим дип әйт) һәм сул ягыңа өч тапкыр җиңелчә төкер (төкергән сыман ишарә яса)». Усман әйтте: «Мин шулай эшләдем, һәм Аллаһ мине аннан коткарып калды». (Имам Мөслим җыентыгы).
176 просмотров