Тиз генә бәрәңге тәкәсен пешереп алдым әле. Балачак ризыгы. Тәмле, тиз пешә. Шулай икег... — 13 сентября 2026 г. в 10:43:04.900
Тиз генә бәрәңге тәкәсен пешереп алдым әле. Балачак ризыгы. Тәмле, тиз пешә. Шулай икегә ярып эченә күп итеп ак май салам. Кайбер районнарда бу ризыкны бөккән, кәкре диләр. Сезнең якларда исеме ничек? Камырына мае күбрәк булса тәмле итеп кетерди: Ярты стакан үсемлек мае Ярты стакан җылы су/сөт 2 йомырка Тоз, сода, он. Эчлеге: Бәрәңге Суган 3-4 баш Укроп орлыгы(мин кореандр салдым) Пешеп чыккач эченә күп итеп ак май, яисә эретелгән ак майга манып ашарга. Ризыкларыбыз тәмле, мул булсын барыбызның да!