Хәерле иртә, дусларым. — 13 сентября 2026 г. в 06:12:53.648
Хәерле иртә, дусларым. Бүген Түбән Кама халкы өчен бик авыр , куркыныч иртә булды. Иртәнге сәгать дүрттән күпләребез йокламадык — шәһәр өстеннән очкан ямьсез тавышлы выжылдавыклар, шартлаулар, тыр-тыр-тыр атулар безне аякка бастырды. Кызганычка каршы, бу фаҗига корбансыз узмады: ике кеше һәлак булган, унике кеше җәрәхәтләнгән дигән мәгълүмат бар. Агачка бәрелгән беспилотник аркасында машинадагы кешеләр зыян күргән, йортларның тәрәзәләре ватылган. Бер әни балаларын юыну бүлмәсенә кертеп коткарып калган. Бер предприятиедә янгын чыккан, шәһәрнең һәм авылның кайбер өлешләрендә ут сүнгән. Һәлак булганнарның якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, җәрәхәтләнүчеләргә тизрәк сәламәтләнүләрен телибез. Бу авыр көннәрдә һәркемнең йөрәгендә бер генә теләк — дөньяларыбыз тизрәк тынычлансын, җир йөзенә иминлек кайтсын. 🤲