Соңгы көннәрдә язылучылар саны кими баруын сиздем. — 12 сентября 2026 г. в 08:19:34.611
Соңгы көннәрдә язылучылар саны кими баруын сиздем. Сәердер, бәлки, ләкин күңелемдә тынычлык. Аңлыйм, без барыбыз да төрле. Кемгәдер җырлы - көлкеле шаян темалар, күңел ачу җитми, ә кемгәдер — туктап уйланырга һәм җанын тынычландырырга тирәнрәк мохит кирәк. Әйе, безнең юллар аерылырга мөмкин. Каналымнан китүчеләргә үз юлларын табуларын телим. Үз юлымны үзгәртергә теләмим. Минем белән тик җанга якын, ихлас һәм фикердәш дуслар гына кала. Минем өчен иң мөһиме сан түгел, ә сыйфат! Каналымда калганыгыз өчен рәхмәт!❤️