Кичәге җомга вәгазенлдә Салих хәзрәтнең "Кәһф" сүрәсеннән бер вакыйга сөйләве искә төшт... — 12 сентября 2026 г. в 06:46:16.923
Кичәге җомга вәгазенлдә Салих хәзрәтнең "Кәһф" сүрәсеннән бер вакыйга сөйләве искә төште. Без атна саен укыган әлеге сүрәнең мәгънәсен, хикмәтен аңларга тырышырга тиешбез. Анда Муса пәйгамбәр белән Хызыр исемле зирәк картның сәяхәте турында сөйләнелә. Карт Мусага: «Ни күрсәң дә, сорау бирмичә сабыр ит», — дип шарт куя. Юлда беренче карашка бик начар күренгән өч хәл була. Ләкин соңыннан зирәк карт аларның хикмәтен аңлата: 1. Көймәне тишү. Карт ярлы балыкчыларның көймәсен тишеп боза. Бу начарлык кебек күренә. Ләкин алда залим патша очрыйсы була, ул бөтен яхшы көймәләрне тартып ала икән. Тишек көймәгә патша тими, һәм ярлылар үз маллары белән кала. 2. Сабый баланың үлеме. Карт бер кечкенә баланы җаннан гизә. Бу — коточкыч зур кайгы. Ләкин Аллаһ алдан белә: ул бала үскәч бик явыз булачак һәм игелекле ата-анасын зур бәлага китерәчәк иде. Аллаһ гаиләне шундый хурлыктан саклар өчен, сабыйны пакь хәлендә җәннәткә ала, ә ата-анага соңрак игелекле бала бирә. 3. Кыйшайган йортны төзәтү. Карт белән Муса арып керәләр бер авылга, халыктан әзрәк ризык сорыйлар. Ләкин авыл халкы бик саран һәм усал булып чыга. Шунда зирәк кмрт җимерелеп бара торган йорт күреп, аны ныгытып куя. Муса аптырый:"Бу кешеләр безгә хәтта бер сынык ипи дә бирмәде, нишләп син аларга бушка эшләдең?" - дип гаҗәпләнә. Хикмәте болай: бу өй астында ятим балаларның хәзинәсе күмелгән була. Аларның мәрхүм атасы бик изге кеше булган. Аллаһ аның игелеге өчен балаларын саклый — йортлары аумасын һәм явыз халык малны таламасын өчен аны ныгыта. Балалар үсеп җиткәч, үз малларын үзләре алачак. 🌿 Бу безгә нинди сабак бирә? Кичә җомга көне узып китсә дә, бу хикмәт һәр көнебез өчен кагыла. Бик еш без вакыйганың тышкы ягын гына күрәбез, ә Аллаһ — эчке асылын белә: 🔹 Лифтта кысылып калдыңмы яки пробкада торасыңмы? (Көймә тишелү кебек). Бәлки, Аллаһ сине алда көткән зуррак куркынычтан яки һәлакәттән шулай саклагандыр. 🔹 Авыр чир килдеме яки якын кешеңне югалттыңмы? (Бала очрагы кебек). Аллаһ безне без белмәгән тагын да зуррак киләчәк афәтләрдән шулай саклыйдыр. 🔹 Берәүгә яхшылык эшләп, рәхмәт ишетмәдеңме? (Йорт төзәтү кебек). Күңелеңне төшермә. Синең бүгенге изгелегең — балаларыңның киләчәге өчен Аллаһтан бер ярдәм булыр. Тормышта башта начар булып күренгән хәлләрнең асылында безнең өчен чын файда һәм Аллаһның рәхмәте яшеренгән булырга мөмкин. Иң мөһиме — сабыр итә белү һәм шөкердә калу. #кәһфсүрәсе #хикмәт