Мәүлид ае җитү белән мөселманнар арасында һәр елны бер үк сорау күтәрелә: — 4 сентября 2026 г. в 12:10:16.239
Мәүлид ае җитү белән мөселманнар арасында һәр елны бер үк сорау күтәрелә: Пәйгамбәребезнең ﷺ туган көнен бәйрәм итәргә ярыймы? Күпләр моны яхшы гамәл дип уйласа да, Коръәнгә һәм сөннәткә таянган галимнәр моны дингә кертелгән яңалык (бидгать) дип саный. ⚠️ Бүген без күзәтәбез: кайберәүләр Мәүлид аенда Пәйгамбәребезнең ﷺ туган көнен уздыруны бик тырышып ислам диненә, гыйбадәткә кертергә маташалар. Моны аерым бер йола, дини бурыч кебек күрсәтергә тырышучылар күп. Ләкин Шәригатьтә моңа бернинди нигез юк! Ни өчен бу гамәлне гыйбадәт дип кабул итәргә ярамый: 1) Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ үзенең туган көнен бер тапкыр да бәйрәм итеп үткәрмәгән. Аны яраткан беренче дүрт хәлифә (Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали) һәм башка сахәбәләр дә, табигыйннар да Мәүлид бәйрәме дигән нәрсәне белмәгәннәр. 2) Дингә яңалык кертү тыела (Бидгать). Ислам дине — камил дин. Аңа ниндидер гыйбадәт өстәү яки аннан нәрсәнедер калдыру рөхсәт ителми. Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: «Кем безнең бу динебезгә аннан булмаган яңалык кертә икән — ул гамәл кабул ителми (кире кагыла)» (Бухари, Мөслим). 3) Аллаһ Тәгәлә мөселманнар өчен бары тик ике дини бәйрәм билгеләгән: Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме. 4) Христианнарның Гайсә гәләйһиссәләм туган көнен (Рождество) зурлап бәйрәм итүен беләбез. Пәйгамбәребез ﷺ безне башка өммәтләргә охшаудан кисәткән һәм үзенең шәхесен артык дәрәҗәгә күтәрмәскә кушкан: «Христианнар Мәрьям улын (Гайсәне) чиктән тыш мактаган кебек, мине дә чиктән тыш мактамагыз. Мин — бары тик Аның колы. Шуңа күрә „Аллаһның колы һәм Аның рәсүле“ дип әйтегез» (Бухари). 🍃 🍃 🍃 🍃 🍃 🍃 🍃 Пәйгамбәребезгә ﷺ карата чын ярату елга бер тапкыр Мәүлид аенда җыелып бәйрәм итүдә түгел, ә аның сөннәтенә һәр көнне иярүдә. Динебезне кешеләр уйлап тапкан яңа гыйбадәтләр белән түгел, ә Пәйгамбәребез(с. г. в.) күрсәткәнчә кабул итик!