🍁Кадерле дусларым, дин кардәшләрем! Бүген — көз аеның беренче җомга көне. — 4 сентября 2026 г. в 06:27:57.187
🍁Кадерле дусларым, дин кардәшләрем! Бүген — көз аеның беренче җомга көне. 🍁 🍁 🍁 🍁 🍁 Бу матур көнне Пәйгамбәребез ﷺ өйрәтеп калдырган гамәлләр белән уздырсак иде. Аллаһ кушканнарны үтәп кенә без Аңа якыная алабыз. Ә Аллаһка якын булганнарны Аллаһ Тәгәлә Үзе саклый һәм иминлек бирә. «Иман» һәм «иминлек» сүзләренең тамыры бер. Әгәр иманлы булсак — тормышта да иминлек була. "Әл-Хаҗ" сүрәсенең 38 аятендә Раббыбыз әйтә: "Дөреслектә, Аллаһ иман китергәннәрне (дошманнардан, бәла-казалардан) саклый..." Бу хәерле көнне сөннәтләрне онытмыйк: 🔸Гөсел алыйк 🔸Салаватлар әйтик 🔸«Кәһф» сүрәсен укыйк 🔸Күбрәк дога кылыйк Раббыбыз калебләребезгә — ныклы иман, өйләребезгә һәм илебезгә иминлек бирсен. 🤲 #иминлек #иман #җомга