🤼♂️ Пучыда районара милли көрәш ярышы уза
🤼♂️ Пучыда районара милли көрәш ярышы уза Бүген Пучы авылындагы мәктәпнең спорт залында Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан 2011 елда туган һәм аннан кечерәк яшьүсмерләр арасында районара милли көрәш ярышы уза. Ярышта Актаныш һәм Минзәлә районнары мәктәпләреннән килгән яшь спортчылар 11 үлчәү авырлыгында көч сынаша. Көрәшчеләр олимпия системасы буенча бил алыша. Ярыш нәтиҗәләре буенча үз үлчәү авырлыкларында җиңү яулаган спортчыларга Мактау кәгазьләре һәм призлар тапшырылачак.