🎉 «Росгосстрах»ка — 105 ел!
🎉 «Росгосстрах»ка — 105 ел! Актанышта урнашкан «Росгосстрах» агентлыгы үзәге коллективын оешманың 105 еллыгы уңаеннан котладылар. Район башлыгы Ленар Зарипов исеменнән район башлыгы урынбасары Фарит Загрутдинов хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары тапшырды һәм аларга уңышлар, иминлек теләде. Үз чиратында, «Росгосстрах» агентлыгы үзәге җитәкчесе Тимиров Илсур да коллективны юбилейлы дата белән котлап, үзенең җылы теләкләрен җиткерде. 💐 Коллективка ныклы сәламәтлек, хезмәт уңышлары һәм алга таба да нәтиҗәле эш телибез!