Яңа Әлемдә «Алма» милли агарту үзәге ачылды
Яңа Әлемдә «Алма» милли агарту үзәге ачылды Яңа үзәк «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында тормышка ашырылды Бүген Яңа Әлем мәдәният сараенда район өчен мөһим вакыйга — «Алма» милли агарту үзәгенең тантаналы ачылышы булды. Әлеге проект «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты һәм «Гаилә» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылган. 2026 елда Россия Федерациясенең 70тән артык субъектында 300гә якын шундый үзәкнең ишекләрен ачу планлаштырыла. Яңа Әлем мәдәният сараеның масштаблы сайлап алу турын уңышлы узуы һәм заманча милли-мәдәни киңлек булдыру өчен грант алучылар исемлегенә керүе — җирлек өчен зур казаныш. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/mdniyat/iana-alemda-alma-milli-agartu-uzage-acyldy