Актанышта коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды
Актанышта коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов рәислегендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы үткәрелде. Көн тәртибенә өч мәсьәлә кертелде. Беренче мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү, бизнесны үстерү өчен тудырылган мөмкинлекләр турында чыгыш ясады. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/xakimiiat-sagate/aktanysta-korrupciiaga-karsy-koras-komissiiase-utyrysy-uzdy