🚦 Юл хаталарны кичерми!
🚦 Юл хаталарны кичерми! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен барыбыз да беләбез. Ә аларны һәрвакыт төгәл үтибезме? Көзге каникуллар алдыннан Такталачык мәктәбендә укучыларның ялларын имин үткәрүгә багышланган профилактик очрашу узды. ЮИД, «Алдынгылар хәрәкәте» һәм «Юнармия» берләшмәләре әгъзалары ГБУ «БДД» Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова белән очраштылар. Укучылар юл хәрәкәте иминлеге турында әңгәмә кордылар, видеоролик карадылар, фикер алыштылар һәм белешмәлекләр белән таныштылар. Мондый чараларның төп максаты — балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юлларда иминлекне саклау һәм укучыларның юл йөрү кагыйдәләренә җаваплы карашын формалаштыру.