Җылыту сезоны: газ куркынычсызлыгын онытмагыз
Җылыту сезоны: газ куркынычсызлыгын онытмагыз Актаныш районы газ эксплуатацияләү оешмасы җитәкчесе Айзат Закиров газ җиһазларыннан куркынычсыз файдалану кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртә. Акрынлап кышкы суыкларга кереп барабыз. Бүгенге көндә үз өендә җылылык кушмаган кеше сирәктер. Газ — ул тормыш уңайлыгы гына түгел, ә инде йортларыбызга бәрәкәт һәм тынычлык китерүче бәяләп бетергесез. Ләкин, шул ук вакытта, ул — зур җаваплылык та таләп итә торган көч. Һәр елны җылылык сезоны башлангач, безнең төп максатыбыз — һәрбер гаиләнең, һәрбер йортның иминлеген тәэмин итү. Гади генә кагыйдәләрне үтәү — ул сезнең һәм якыннарыгызның гомере. Тарту көче һәм куркыныч сөрем газы Аеруча игътибар сораган беренче мәсьәлә — ул төтен юлларының чисталыгы. Моны бик җитди кабул итәргә кирәк, чөнки бу — чын мәгънәсендә тормыш белән үлем арасындагы мәсьәлә. Сөрем газының төсе дә, исе дә юк, ул кешене сиздерми генә агулый. Шуңа күрә казан яки колонканы кабызганда, вентиляция каналларының дөрес эшләвен тикшерүне гадәттәге кагыйдәгә әйләндерегез. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/amgyiat-ham-bez/ylytu-sezony-gaz-kurkynycsyzlygyn-onytmagyz