🎉 Маһирә Әһели кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
🎉 Маһирә Әһели кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Бүген Бурсык авылында яшәүче Гыйздуллина Маһирә Әһели кызы үзенең 90 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган Маһирә апа бүген дә районда барган яңалыклар белән кызыксынып, тормышыбызда булган вакыйгаларга битараф калмый. Маһирә апаны олуг юбилее белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова котлады, бүләкләр тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде. Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның җылысын һәм игътибарын тоеп, бәхетле гомер кичерүегезне телибез. Һәр көнегез шатлыклы хәбәрләргә, матур мизгелләргә бай булсын! Озын гомер, иминлек һәм кадер-хөрмәттә яшәргә язсын!