🍲 Хезмәт бәйрәмегез белән, хөрмәтле пешекчеләр!
🍲 Хезмәт бәйрәмегез белән, хөрмәтле пешекчеләр! Бүген Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакчасында эшләүче пешекче апаларыбыз Анфиса һәм Алмазияне һөнәри бәйрәмнәре белән котладык. Ризык әзерләү – зур сабырлык, осталык һәм тырышлык таләп итә торган хезмәт. Һәр ризыкка күңел җылысын салып әзерләгәндә генә ул тәмле һәм үзенчәлекле була. Хөрмәтле Анфиса һәм Алмазия! Күңел җылыгыз һәрчак мул, суыткычларыгыз ризык белән тулы, табаларыгыз чыжлап торсын, әзерләгән ризыкларыгыз һәрчак мактау сүзләре генә ишетсен! Сезгә ныклы сәламәтлек, хәерле һәм матур гомер, гаилә бәхете, балалар куанычы һәм хезмәтегездә уңышлар телибез! 💐