🪖Актаныш егетләрен Ватан сагына озаттык
🪖Актаныш егетләрен Ватан сагына озаттык Бүген Актаныш районыннан 15тән артык егет Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хәрби хезмәт узарга юл алды. Алар — быелгы көзге чакырылышның беренче төркеме. Егетләрне туган җиребездән якташлары, әти-әниләре, туганнары, дуслары изге теләкләр белән озатып калды. Егетләрне хәрби хезмәткә озату тантанасында район хәрби комиссариат җитәкчеләре булачак солдатларга изге теләкләрен җиткерде. Район хәрби комиссары урынбасары Радислав Авзалов сүзләренә караганда, быел армия сафларына сәламәт, физик яктан әзерлекле егетләребезне озатабыз. Аларның күбесе Коры җир гаскәрләрендә, Хәрби-диңгез флотында һәм Милли гвардия гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Хезмәт урыннары Мәскәү өлкәсеннән алып Ерак Көнчыгышка кадәрге киң географияне колачлый. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/tatarstan-iaslare/aktanys-egetlaren-vatan-sagyna-ozattyk