🎙 Рафис Кәлимуллин — Актаныш радиосы эфирында!
🎙 Рафис Кәлимуллин — Актаныш радиосы эфирында! 22 октябрьдә, көндезге сәгать 12:00 дә, Актаныш радиосы студиясендә танылган җырчы, күп кенә дәрәҗәле телевизион һәм радио премияләре лауреаты Рафис Кәлимуллин кунакта булачак. 📻 Тапшыру туры эфирда узачак! Җырчыга үзегезне кызыксындырган сорауларны бирергә, теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне җиткерергә теләсәгез, аларны радионың MAX мессенджерындагы 8 950 665-60-00 номерына язып җибәрә аласыз. 🎁 Иң үзенчәлекле сорау, теләк яки тәкъдим авторын Рафис Кәлимуллин концертына чакыру билеты көтә! 📅 22 октябрь | 12:00 📡 Актаныш радиосы — 90.0 FM Тыңларга һәм туры эфирда катнашырга онытмагыз!