🏓 Актаныш теннисчылары — чемпион һәм призёрлар!
🏓 Актаныш теннисчылары — чемпион һәм призёрлар! Бүген, 24 октябрьдә, Нефтекама шәһәрендә өстәл теннисы буенча Башкортстанның чираттагы ачык беренчелеге узды. Ярышларда «Батыр» спорт сарае теннисчылары да уңышлы чыгыш ясады. Камилә Габдулгалиева үз яшь категориясендә чемпион булды. Егетләр арасында Айназ Исламов үз яшь категориясендә II урынны яулады. Абсолют беренчелектә исә Камилә III урынга лаек булды. Спортчыларның остазы — Булат Султанов. 🏆 Теннисчыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба да яңа җиңүләр һәм зур казанышлар телибез!