🏆 Актанышлылар «Безнең заман» фестивалендә биш призлы урын яулады!
🏆 Актанышлылар «Безнең заман» фестивалендә биш призлы урын яулады! Актаныш районы вәкилләре XIV Республикакүләм «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләр иҗаты телевизион фестиваленең зональ этабында югары нәтиҗәләр күрсәтте. 💃 Хореография — ике беренче урын! 🥇 Актаныш районы мәгариф идарәсенең хореографик ансамбле һәм хореографик квартеты үз номинацияләрендә I урынга лаек булды. 🎤 Музыкада да уңышлар! 🥈 Айнур Гыйльманов «Музыка» номинациясенең кече формалар төркемендә II урын алды. 🥉 Рәмис Хәсәнов әлеге номинациядә III урын яулады. 🥉 Мәгариф идарәсенең вокаль ансамбле дә «Музыка» номинациясендә III урынга лаек булды. 👏 Актанышлыларны котлыйбыз! Бу нәтиҗәләр — яшьләребезнең сәләте, хезмәте һәм иҗатка булган мәхәббәтенең матур чагылышы. Яңа уңышлар һәм җиңүләр насыйп булсын!