ҖАН АВАЗЫ
Канал в MAX
Өр-яңа һәм дә элек язылган шигырь- җырларым.. Шигырьләрне тулаем яки өлешчә куллану бары автор рөхсәте белән!
Загружаем канал…
Сайт использует cookie для работы и аналитики. Мы используем файлы cookie для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в ПодробнееПолитике обработки данных и Правилах.
Канал в MAX
Өр-яңа һәм дә элек язылган шигырь- җырларым.. Шигырьләрне тулаем яки өлешчә куллану бары автор рөхсәте белән!
Хәерле иртә! Кешеләрне үз артыңнан ияртү өчен, башта алар янына бар. Лао Цзы, фәлсәфәче
Хәерле иртә! Өч очракта иң тиз өйрәнү бара - җиде яшькә кадәр, тренингларда һәм тормыш сине почмакка куып кертсә. Стивен Кови, оештыру идарәсе буенча консультант
Хәерле иртә! Кеше синең нәрсә сөйләгәнеңне, нәрсә эшләгәнеңне онытыр, әмма синең аны нәрсә хис итәргә мәҗбүр иткәнеңне беркайчан да онытмас. Майя Энджелоу, язучы һәм шагыйрә
Хәерле иртә! Әгәр эчке тавышыгыз сезгә рәсем ясый алмыйсыз, дип гел әйтеп тора икән - мөмкин кадәр күбрәк рәсем ясагыз, шул чакта бу тавыш тыначак. Винсент Ван Гог, рәссам
Хәерле иртә! Без нәрсә турында уйлыйбыз, шул булабыз да. Эрл Найтингейл, радио алып баручы
Хәерле иртә! Балалар барысы да рәссамнар. Бөтен бәла син үскәч тә рәссам булып кала алуда. Пабло Пикассо, рәссам
Хәерле иртә! Без яраткан нәрсәләр безнең кем булуыбыз турында сөйли дә. Фома Аквинский
Хәерле иртә! Әгәр сез беркайчан да булмаган нәрсәгә ия булырга телисез икән, беркайчан да эшләмәгәнне эшләргә туры киләчәк. Коко Шанель
МИН ДӘ ФӘРЕШТӘ ТҮГЕЛ! Мин дә булам бик кире, Син дә буласың кире - Шул киребеткән булганга Ярашканбыздыр инде... Мин дә түгел фәрештә... Син дә түгел фәрештә! Артын-алдын уйламыйча Кысылабыз һәр төшкә... Мин дә түгел бик юләр, Син дә түгел гел юләр - Ләкин безнең кыланмыштан Тиле да егылып көләр! Мин дә әүлия түгел, Син дә әүлия түгел... Ахмаклыклар кыла-кыла Үтә дә китә гомер! Тик күңел риза түгел... 1-5.10.2026 Ришат Галимов